"Син барысын да булдырасың!".
2021 елда Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә яңа юнәлеш гамәлгә ашырыла башлады: 18-40 яшьләрдәге интеллекты бозылган, аутик спектры тайпылышлары булган. социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган затлар белән шөгыльләнү.
"Син барысын да булдырасың!" программасы кысаларында дәресләр аз санлы төркемнәр белән оештырыла, бу һәркемгә тиешенчә игътибар итү мөмкинлеге бирә. Бүлекчә белгечләре төрле методикалар куллана.
