Сорауларга Минзәлә районы Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе җавап бирә

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Анастасия, Минзәлә шәһәре:

- Ана капиталы ярдәмендә мин әти-әниләремнән йорттагы өлешемне сатып ала аламмы? Йортта минем 1/4 өлешем бар.

- 29.12.2006 елдагы "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында" 256 нчы номерлы Федераль законы нигезендә, ана капиталы акчалары сатып алына торган торак өчен түләүгә юнәлтелергә мөмкин.

Анастасия, законда ата-анадан торак сатып алуга чикләүләр юк. Әмма тапшырылган документлардан гаиләнең торак шартлары яхшыру күренергә тиеш. Әгәр дә бу шарт үтәлми икән, Пенсия фонды Идарәсенең сатып алына торган торакны түләүгә ана капиталы акчаларын файдалануны кире кагарга нигезләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International