Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: Россия Федераль Салым хезмәтенең 2020 елның 31 августындагы "Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларына дәүләт теркәве уздырганда теркәүче органга тапшырылган документларны рәсмиләштерүгә таләпләр һәм формаларны раслау турында № ЕД-7-14/617@ санлы боерык чыгу сәбәпле, 2020 елның 25 ноябреннән оештырыла торган, шулай ук гамәлдә булган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең типовой уставлардан файдалануы турында мәгълүматләрне юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында чагылдыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Типовой уставлар 2018 елның 1 августындагы 411 нче номерлы Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган.
