Хәзер кадастр эшләрендә экономияләү гадирәк булачак

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 23 марттан комплекслы кадастр эшләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы законнарда үзгәрешләр көченә керде. Хәзер бакча ширкәтләренә бюджеттан тыш акчалар биргәнне көтмичә, әлеге хезмәткә үзләренә заказ бирү рөхсәт ителә.

Алдан бирелгән бәяләмә буенча, бер объектка кабаттан исәпләгәндә комплекслы кадастр эшләренең уртача бәясе - 1 300 сум, шул ук вакытта гадәти кадастр эшләрен үтәүнең уртача бәясе -бер объектка - 4 000 - 12 000 сум.

Хәзер исә, закондагы үзгәрешләр бәрабәренә, юридик һәм физик затлар. шул исәптән, кулланучылар кооперативларында, милекчеләр ширкәтендә катнашучылар үзләре заказчы сыйфатында булып, барлык объектлар, әйтик, бакчачылык ширкәте өчен комплекслы кадастр эшләре алып бара алачаклар. Моның өчен территориядә яшәүче гражданнарның гомуми карары да җитә.

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International