Язгы чәчүдә игенчеләрнең төп бурычы - бердәм һәм яхшы сыйфатлы шытымнар алу, ә аларның торышы күп вакыт орлык материалы сыйфатына бәйле.
«Шунысы борчу тудыра: 2021 ел уңышына көзге бөртекле культураларга салынган орлыкларның чәчү сыйфатын билгеләү нәтиҗәләре буенча шытып чыгу энергиясенең түбән булган, шытымнарның зәгыйфь булган һәм тамыр череген китереп чыгаручылар белән зарарланган партияләр күзәтелә", - ди Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" ФБДУ филиалы җитәкчесе Виталий Новичков.
Орлыклар - тере организм, алар сулыйлар, яшиләр һәм авырыйлар да. Алар нәрсә белән авырыйлар һәм аларны ничек дәваларга?
Орлыкларга фитопатологик экспертиза уздыру орлыкларның авырулар инфекциясе белән заралану процентын билгеләү мөмкинлеге бирә.
Авыруларны ачыклау максатында ел саен чәчелә торган бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 95 %ы тикшерелә.
Бүгенге көндә барлык район бүлекләрендә орлыкларны авырулар белән зарарлануга тикшерү бара. Тр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматләре буенча, 120 мең тоннадан артык орлык анализланган.