Дәүләт Думасы 2004 елның 30 декабренә кадәр (ягъни Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кертелгәнгә кадәр) капиталь төзелеш объектлары сыйфатында төзелгән гаражларга кагылышлы "гараж амнистиясе" турында законны өченче, соңгы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новелланы шәрехләде:
«Бүген бөтен ил буенча хуҗаларының үзләре теләгәнчә файдалану хокукы булмаган, рәсми төстә рәсмиләштерелмәгән гаражлар бик күп. Канун гражданнарга түләүсез нигездә, бер гариза буенча раслаучы документ белән, ыгы-зыгысыз үз гаражлары урнашкан дәүләт һәм муниципаль җир кишәрлекләрен хосусыйлыкка алу мөмкинлеге бирә".
Мондый объектларга карата җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүнең аерым, гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә булачак. Әмма бер шарт үтәлгәндә - кишәрлек гражданинга оешма яки хакимият органы тарафыннан бирелгән яисә гражданинга гараж кооперативы әгъзаларының гомуми җыелышы карары нигезендә бирелгән булса.
Төбәкләр һәм муниципалитетлар әзерләнә алсын өчен, документ 2021 елның 1 сентябрендә көченә керәчәк, һәм 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.