Минзәләдә Бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет утырышы узды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Бүген Минзәлә районы территориясендә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Бәйсез бәяләү уздыру буенча иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, район мәгариф бүлегенең туклану буенча баш белгече Анастасия Вахрушева; район Башкарма комитетының гомуми бүлеге баш белгече; Сыйфатка бәйсез бәяләмә буенча Иҗтимагый Совет рәисе Гөлфия Хәлимова; Сыйфатка бәйсез бәяләмә буенча Иҗтимагый Совет әгъзалары катнашты.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2021-2023 елларга күрсәтелә торган социаль хезмәтләргә бәйсез бәяләмә өчен оператор - оешманы раслау; социаль өлкә оешмалары шартларының сыйфатка бәйсез бәяләмә буенча Иҗтимагый Совет составына үзгәрешләр кертү һәм сыйфатка бәйсез бәяләү буенча эшче төркемнәрне расларга.

Мәгариф бүлегенең мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар туклануы буенча баш белгече Анастасия Вахрушева "Районның гомуми һәм гомуми башлангыч һәм урта белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү программаларын үзләштерүче укучыларның туклануын оештыруны тикшерү буенча бәяләү турында" мәгълүмате белән чыгыш ясады.

район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев  илебез һәм районыбызның коррупциягә каршы сәясәтнең профилактик эше турында сөйләде.

Район Башкарма комитетының гомуми бүлеге баш белгече Гүзәлия Кадыйрова район сайтларында эш белән таныштырды  https://bus.gov.ru

Сыйфатка бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый совет рәисе Гөлфия Хәлимова "2020 елда Минзәлә муниципаль районының сыйфатка бәйсез бәяләмә буенча Иҗтимагый Советның башкарылган эше турында отчеты" доклады белән чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International