20 мартта бөек рус композиторының тууына 148 ел тулу билгеләп үтелде.
Минзәлә районы китапханәләрендә һәм авыл мәдәният йортларында бөек рус композиторының тормышы һәм иҗаты турында тематик кичләр оештырылды.
Чаралар Тауасты Байлар, Куян, Дәвек авыл китапханәсендә һәм Аю авыл мәдәният йортында уздырылды.


