Әлфия Когогина: Көчле тавышлы һәм ялыктыргыч рекламадан беркем дә зыян күрергә тиеш түгел

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Дәүләт Думасы кибетләргә һәм сәүдә үзәкләренә якын урнашкан йортларда яшәүчеләрне ялыктыргыч көчле тавышлы рекламадан яклаучы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новелланы шәрехләде: «Миңа һәм хезмәттәшләремә гражданнар йортларында һәм күрше сәүдә йортларында урнашкан кибетләрдән көннәр буе яңгыраучы тавышлы рекламаларга зарланып мөрәҗәгать итәләр. Бу кешеләргә үз йортларында тынычлап яшәргә комачау итә. Шулай ук эштә, офиста тәрәзә артында нәрсәдер сатып алырга мәҗбүр итәләр икән,  игътибарны туплап булмый. Тавышлы рекламаны тарату регламенты булмау гражданнар өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International