Ирина, Минзәлә шәһәре:
- Исәнмесез, яңа туган балага (12 февральдә туган) 5000 сум түләүгә гариза бирә аламмы?
- Россия Федерациясе Президентының 17.12.2020 елдагы "Балалары булган гаиләләргә бер тапкыр түләү турында" 797 нче номерлы Карары нигезендә, Россия Федерациясе гражданлыгы булган 7 яшькә кадәр балаларның ата-анасы булган Россия Федерациясе гражданнарына 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.
2020 елның 1 июленнән соң туган балалары булган гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү бер тапкыр түләү бирү турында тапшырылган гариза нигезендә гамәлгә ашырыла. Ирина, андый гаризаны Сезгә 2021 елның 1 апреленнән соңармыйча тапшырырга кирәк. Гариза Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки гражданин тарафыннан яшәү урыны буенча РПФ Идарәсенең Клиентлар хезмәтендә тапшырыла ала.