Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән

2021 елның 21 марты, якшәмбе

Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Торак-коммуналь хуҗалыгы эше район халкы өчен мөһим роль уйный. Торак пунктларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү системаларының эш стабильлеге аның предприятиеләренә бәйле.

Сезнең тырыш хезмәтегез бәрабәренә көндәлек эш һәм бәйрәм көннәрендә йортларыбызда җылылык һәм уңайлык хакимлек итә, район җирлекләре төзекләнә, халык төрле көнкүреш хезмәтләре ала.

Халыкка көнүреш хезмәте күрсәтү эше күп белем, җаваплылык, үз эшеңә бирелгәнлек, түземлек һәм халык белән эшли белүне таләп итә.

Сезгә һөнәри уңышлар, яңа казанышлар телибез! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International