Минзәлә районында Клиентлар хезмәте гражданнарга түләнергә тиешле түләүләр һәм ташламалар турында искәртте.
Белгечләр искәртә: кайбер социаль әһәмияткә ия иминиятләнмәгән тормыш чорлары өчен хатын-кызларга пенсия коэффициентлары исәплиләр. Әйтик, өченче һәм аннан соңгы балаларны тәрбияләү елга 5,4 коэффициент исәпләү өчен сәбәп булып тора. Икенче баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен - 3,6 коэффициент, яшь ярымга кадәр беренче бала тәрбияләгән өчен — 1,8 коэффициент.
РПФнда искәрттеләр, беренче балага 483882 сум күләмендә ана (гаилә) капиталы исәпләнә.
Өч баласы булган күпбалалы гаиләләр лаеклы ялга яңа пенсия яшенә кадәр өч ел алдан чыгалар.
Әгәр гаиләдә дүрт бала икән, ул лаеклы ялга билгеләнгән сроктан дүрт елга иртәрәк чыга ала, әмма иминият стажы кимендә 15 ел булырга һәм уллыкка алу фактын кире кагу яисә ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итү факты булмаган очракта.