"Пенсия яше алдында" статусын минзәләлеләргә онлайн юл белән расларга мөмкин

2021 елның 21 марты, якшәмбе

Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, "Пенсия яше алдында" статусын минзәләлеләргә фондның рәсми сайтында онлайн-режимда раслау алырга мөмкин.

Канун нигезендә, пенсиягә чыгарга 5 ел вакыты калган гражданнар пенсия яше алдындагы затлар дип таныла. 2021 елда пенсия яше алдындагыларга 1960-1963 еллларда туган ир-атлар һәм 1965-1968 елларда туган хатын-кызлар керә.

"Пенсия яше алдындагы зат" статусы гражданнарга моңа кадәр бары тик пенсия яше җиткәч кенә бирелә торган социаль ярдәмнең төрле ташламаларына һәм чараларына хокук бирә.

 Ташламалардан файдалану өчен пенсия яше алдындагы затның расланган статусы булу зарур. Моны берничә ысул белән эшләргә була:

Аларның иң гадие - РПФның рәсми сайтында электрон рәвештә. Онлайн-режимда статус алу өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм портаныда пароль һәм учет язуы логины ярдәмендә "Шәхси кабинет"та "Пенсия" бүлегендә "Пенсия яше алдындагы гражданнар категориясенә гражданнарны кертү турында белешмәгә (өземтә)  заказ бирергә була.

Формалашкан белешмәне электрон почта аша алырга, сакларга, бастырырга, шулай ук "Мәрәҗәгатьләр тарихы" бүлегендә карарга була.

"Пенсия яше алдында" статусы турында белешмәне шулай ук яшәү урыны буенча Пенсия фондының территориаль органына шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International