Төрки халыкларында Нәүрүз язгы көн белән төн тигезлеге көннәрендә уздырыла.
Аны шулай ук Яз бәйрәме дип тә атыйлар. Узган гасырда Россиядә Май чабу һәм Нәүрүз урынына Кыш озату традицион бәйрәм булган.
Тулбай авылында узган Нәүрүз бәйрәмендә кунакларга - авылдашларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә барлык традицияләрне күрсәтергә тырыштылар. Өстәлләр сыйдан сыгылып торды, бу көнне табынга куела торган барлык төр ризыклар тәкъдим ителде, шулай ук җыр-бию, уен-көлке дә мулдан булды.
Авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин кунакларны сәламләде, мәктәп укучылары, иҗат коллективлары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр матур язылган сценарий нигезендә чын күңелдән оештырылган күңелле бәйрәм чарасы әзерләгәннәр. Халык бәйрәменнән авылның имам-хатыйбы да читтә калмады - балаларга бүләкләр өләште.
Гөлчәчәк Габдрахманова, район Мәдәният сарае директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясенең район вәкиллеге җитәкчесе:
– Без Татарстанда билгеләнә торган бәйрәмнәрне авыл клублары, аларның һәвәскәр коллективлары арасында бүлдек. Һәр бәйрәмгә без шулай җыелышып киләбез, аннары фикер алышабыз. Халыклар дуслыгы безнең эшчәнлектә шулай чагыла. Күңелле дә, файдалы да булды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/prishlo-vremya-navruza