Пенсия фондында эшләүче пенсионерның планлы индексацияләрен исәпләп кайчан пенсия ала алачагы хакында сөйләделәр.
Бүгенге көндә Минзәләдә 1,5 пенсионер хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә алар иминият пенсиясен һәм планлы индексацияләрне исәпләмичә билгеләнгән түләүне алалар. Законның бу нормасы бары тик иминият пенсияләрен алучыларга гына кагыла.
Социаль пенсияләрне дә кертеп, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр пенсионерның эшләү-эшләмәвенә карамастан индексацияләнә.
- Төшереп калдырылган индексацияләр кертелгән пенсия эштән азат ителгәннән соң икенче айдан билгеләнә, - дип сөйләде Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева. - Пенсиянең тулы күләме эштән азат ителгәннән соң өч ай узгач түләнә башлый, әмма бу айлар компенсацияләнәчәк.
Бу мөһим!
Әгәр пенсионер кабаттан эшкә урнаша икән, аның иминият пенсиясе кимемәячәк.
Әгәр пенсионер РПФнда шәхси эшмәкәр, нотариус, адвокат һ.б.лар буларак исәптә тора икән, Пенсия фонды аның эшмәкәрлек эшчәнлеге тукталу турында Федераль салым хезмәтенә хәбәр итә.