Балалар өчен түләүләргә гариза тапшырырга бер айдан азрак вакыт калды

2021 елның 20 марты, шимбә

РПФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: РФ Президенты В.В.Путинның 2020 елның 17 декабрендәге Боерыгы буенча 8 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләүләргә гариза тапшыру срогы 1 апрельдә тәмамлана.

«Узган елның язында һәм көзендә балаларга Президент түләүләре алган гаиләләргә акча күчерелде. Бүгенге көндә моңа кадәр андый түләүләргә хокукы булмаган, 2020 елның 1 июленнә соң балалары туган гаиләләрнең мөрәҗәгарть итмәве борчу тудыра", - дип ассызыклады Алсу Ганиева. Шулай ук, моны да белү мөһим: 2021 елның 31 мартына кадәр балаларның ата-аналары яисә опекуннары булачак хатларның да мондый хокукы бар.

Исегезгә төшерәбез, моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү кулай. Порталда теркәлмәгән булачак әниләргә бу эшне әлегә вакыт һәм мөмкинлек булганда башкарырга тәкъдим итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International