Пенсия фонды хезмәтләрен алырга КФҮгә мөрәҗәгать итәргә була

2021 елның 19 марты, җомга

Бу сезнең вакытлы чыгымнарыгызны кыскартачак. Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә, Пенсия фонды компетенциясендәге күп кенә сораулар буенча якындагы күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итү уңайлы.

КФҮдә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү графигы озынрак, гражданнарны ял көннәренең берсендә дә кабул итәләр. Ведомствоара электрон аралашу системасы үсеше бәрабәренә РПФның күп кенә хезмәтләре буенча КФҮ нәтиҗәне гражданин мөрәҗәгать иткән көнне үк тапшыра

РПФның күпфункцияле үзәк күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге даими рәвештә киңәя бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International