Минзәләлеләргә эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турында сөйләделәр

2021 елның 19 марты, җомга

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте халыкны искәртә: пенсия кануннарындагы үзгәрешләргә тәңгәл рәвештә, 2016 елдан барлык төр иминият пенсияләре хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган пенсионерларга гына индексацияне исәпкә алып түләнә.

Эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе индексацияне исәпләмичә түләнә. Пенсионер хезмәт эшчәнлеген тәмамлаганнан соң иминият пенсиясе индексацияне исәпләп түләнә.

Индексациянең яңа кагыйдәләре барлык төр иминият пенсияләренә кагыла.

Дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, социаль пенсияләрне дә кертеп, пенсионерның эшләвенә яки эшләмәвенә бәйсез рәвештә индексацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International