Минзәлә халкына пенсияләрне билгеләү турында сөйләделәр

2021 елның 19 марты, җомга

Пенсия фондында 2021 елда пенсияләрне билгеләү тәртибе турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә картлык буенча пенсия алуга хокук бирүче яшьне арттыру буенча күчеш чоры гамәлдә булуын дәвам итә.

2021 елда картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерү хокукын 61,5 яше тулган (1960 елның 1 нче яртыеллыгында туган) ир-атлар һәм 56,5 яшьлек (1965 елның 1 нче яртыеллыгында туган) хатын-кызлар ала.

Иминият пенсиясен билгеләү өчен билгеле бер яшькә җитү генә түгел, стажга һәм тупланган шәхси пенсия коэффициентлары санына минималь таләпләрнең үтәлүе таләп ителә.

2021 елда хезмәт стажы 12 елдан ким булмаган гражданнар гына хокуклы, ә индивидуаль пенсия коэффициенты күләме 21 дән ким булмаска тиеш.

Шул ук вакытта пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия гражданнар: шахтерлар һәм горняклар, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр һәм авыр, куркыныч һәм зарарлы эштәге башка хезмәткәрләр өчен пенсия ташламалары гамәлдә булуын дәвам итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International