Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

2021 елда Минзәлә муниципаль районында Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 18-40 яшьлек яшь инвалидларга "Син барысын да булдырасың!" социаль адаптация буенча яңа инновацияле программа эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла.

 Көндез эшләүче төркем эше кысаларында 4 яшь кеше сенсорлы бүлмәдә төрле технологияләр буенча психолог белән шөгыльләнә, шул исәптән, ком терапиясе, арт-терапия, пазлларны бик теләп җыялар, бу игътибар һәм хәтерне үстерүгә ярдәм итә, вак моториканы һәм хәрәкәтләр координациясен үстерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International