60 лап электрон сервис гражданнарга Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион https://www.gosuslugi.ru/ һәм РПФ сайтында шәхси кабинет аша https://es.pfrf.ru/ Россия Пенсия фонды хезмәтләрен алу мөмкинлеге бирә.
РПФның барлык хезмәтләре диярлек цифрлы форматка күчерелгән. Алардан пенсионерлар гына түгел, булачак пенсиясен формалаштыручылар яки социаль хезмәтләргә һәм ана (гаилә) капиталына хокукы булган гражданнар да файдалана ала.