«Magic Universe» Халыкара конкурс-фестивале Казанда узачак.

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

3 апрельдә Казанда В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-күңел ачу комплексында балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗатының «Magic Universe» Халыкара күпжанрлы конкурс-фестиваль (алга таба - Конкурс) узачак. 

Бу сәләтле һәм башкалардан аерылып торган башкаручыларны ачыклауга, ярдәм итүгә һәм үстерүгә, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга, шулай ук оештыру взносын түләмичә барлык категория инвалидларга Конкурста катнашу мөмкинлеге бирү рәвешендә хәйриячелек эшчәнлегенә юнәлтелгән конкурс.

Болардан тыш катнашучыларның аерым категорияләренә өстәмә ташламалар каралган.

Конкурсның идея рухландыручысы һәм гамәлгә куючы - "Талатнтлар орбитасы" балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗатына ярдәм итү һәм үстерү фонды" Коммерциясез эшләүче оешма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International