Хөрмәтле минзәләлеләр!
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм сәламәтлекне ныгыту, шөгыльләрне популярлаштыру максатларыннан, 26 мартта, 13.00 сәгатьтә, "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺБУ спорт залында ТР Минзәлә муниципаль районының урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары, район учреждениеләре, оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча Беренчелек узачак.
Оешмалар өчен команда составы 6 кешедән тора (һәр яшҗ төркемендә 1 ир-ат һәм 1 хатын-кыз); урта махсу белем бирүче уку йортлары өчен - 4 кешелек (2 егет һәм 2 кыз - 1 нче яшь төркемендә, студент билетын күрсәтү – МӘҖБҮРИ).
Яшь төркемнәре:
1 нче – 16 – 25 яшь. (1и.+1х.);
2 нче –26 – 40яшь. (1и.+1х.);
3 нче – 41 яшьтә һәм аннан өлкән (1и.+1х.).
Уеннар 11 очкога кадәр 3 партиядән 2 җиңүгә кадәр уздырыла. Команда зачетына һәр яшҗ төркемендәге иң яхшы нәтиҗә алына.