Хөрмәтле минзәләлеләр!
23 мартта Ленин исемендәге үзәк стадионның чаңгы трассасында Татарстан Республикасында туган телләр, халыклар бердәмлеге елына һәм Бөтенсоюз ГТО комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган чаңгы ярышлары узачак. Башлана 13.00 сәгатьтә.
Ярышлар программасына түбәндәгеләр керә:
1. 2010 елда туган һәм кечерәк үсмерләр -1 км
2010 елда туган һәм кечерәк кызлар - 1км
2. 2007,2008,2009 елларда туган егетләр - 2 км
3. 2004,2005,2006 елларда туган егетләр - 2 км, кызлар - 2004,2005,2006 елларда туган -2 км
4. Ир-атлар 2003 - 1980 елларда туган (18-40яшь) - 2 км.
Хатын-кызлар 2003 - 1980 елларда туган (18-40 яшь) -2 км.
5. 1979 елда туган һәм өлкәнрәк ир-атлар - 2 км.
1979 елда туган һәм өлкәнрәк хатын-кызлар - 2км.
6. «Нәниләр узышы» - 6 яшькә кадәр балалар - 200м.
«Иң актив оешма».
Барлык сораулар буенча 885555 3-44-64 телефоны аша мөрәҗәгать итегез, «Олимп СМ» МБУ.