Рәзиф Дәүләтов Бикбауда каләмдәшләрен җыйды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Бикбау авыл мәдәният йортында якташ шагыйрь Рәзиф Дәүләтов-Бикбаулы һәм аның каләмдәшләренә багышланган “Туган якның күңел кошлары” дип исемләнгән очрашу узды.

Чарада Рәзифнең дуслары - Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Айрат Суфиянов, шагыйрәләр Рушания Гыйләҗева, Гүзәлия Исламова, җырчы, шагыйрь, композитор Әдип Гаязов катнашты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/razif-davletov-sobral-v-bikbulove-druzey-po-peru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International