17 мартта ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча бүлеге "Кар чанасы" операциясе кысаларында, язгы чорда кар чанасын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча аңлату эше белән рейд уздырды.
Көннәр җылыну белән, сулыкларда боз көпшәкләнә, өстән ул кояш һәм кар сулары белән. ә астан су агымы белән юкара бара.
Бер үк сулыкта бер үк калынлыктагы бозларның төрле ныклылыкта булуын һәм йөк күтәрүчәнлегенең төрле булуын күзәтергә була. Боз теләсә кайчан ярылырга мөмкин.
Операция барышында 10 берәмлек кар чанасы тикшерелде, нормалар һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен шуларның дүрт йөртүчесе административ җаваплылыкка тартылды.
ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча бүлеге башлыгы
Р.М. Гильманов
