Әлфия Когогина: Без иминият системасының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә финанс йөкләмәсе чыганагы булмавына басым ясыйбыз

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән уңышны югалткан очракта аграрийларга иминият түләүләренә кагылышлы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новелланы шәрехләде:

«Закон проектын үтәү йөзеннән булдырылган иминиятләү системасы авыл хуҗалыгы җитштерүчеләрен якларга алына һәм гадәттән тыш хәлләрдә аграрийларга дәүләт ярдәмен күрсәтү максатыннан закон нигезендә беркетелгән. Без әлеге системаның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә финанс йөкләмәсе булмаячагына басым ясыйбыз».

Иминиятләү турындагы законга төзәтмәләр төбәктә гадәттән тыш хәлләр игълан ителгән очракка дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгы иминиятенең тагын да кулай шартнамәләрен төзү, шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыкканда иминият каплауларын алу мөмкинлеге буенча мәсьәләләрне җайга салуга юнәлтелгән.

ФЗ кабул ителгән очракта, закон 2021 елның 1 июленнән көченә керә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International