Минзәлә районында эшләмәүче пенсионерларны җирләүгә пособие 300 сумга индексацияләнде

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

1 февральдән Минзәлә районында кайбер социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнде.

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, аерым алганда эшләмәүче пенсионерларны җирләүгә пособие артты.

Әйтик, 2021 елның февраленнән Минзәлә районында әлеге категория гражданнарны җирләүгә пособие   6424,98 сумга индексацияләнде, ягъни үсеш 300,12 сум тәшкил итте.

Болардан тыш, РФ Хөкүмәте карары белән Пенсия фондының башка түләүләре дә индексацияләнде. Сүз 4,9% ка арту турында - рәсми мәгълүматләр буенча 2020 елда инфляция нәкъ шулкадәр тәшкил иткән. Мисал өчен, ЕДВ га керүче социаль хезмәтләр җыелмасы. Ул натуралата һәм акчалата бирелергә мөмкин, 1 февральгә соңгысының эквиваленты айга 1211,6 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International