Дәүләт Думасы "гараж амнистиясе" турында закон проектын икенче укылышта кабул итте.
Росреестр катнашында эшләнгән закон проекты гараж билгеләмәсендә булган объектларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны раслау мәсьәләләрен җайга салуга ачыклык кертергә алынган.
Гараж объектларын 5 ел дәвамында хосусыйлыкка рәсмиләштерүне гадиләштерү тәкъдим ителә - 2021 елның 1 сентябреннән 2026 елның 1 сентябренә кадәр. Бер гариза тапшырып, гаражны һәм аның астындагы җирләрне хосусыйлыкка рәсмиләштерү процедурасы күздә тотыла.
"Гараж амнистиясе"нең гамәлдә булуы 2004 елның 31 декабренә кадәр, ягъни РФ Шәһәр тезелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гараж билгеләмәсендәге объектларга кагыла. Сүз бары тик фундаменты һәм диварлары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Корылмалар бер катлы, торак бүлмәләрсез булырга тиеш.
Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. Үз белдеге белән төзелгән һәм күпкатлы йортларда һәм офис комплексларындагы җир асты гаражларына "гараж амнистиясе" кагылмый.
+8 843 255 25 10