"Язгы каникуллар" республикакүләм оператив-профилактик чаралар атнасы кысаларында Минзәлә районында Минзәлә Киноучреждениесе Юл хәрәкәте иминлеге ДБУнең профилактика бүлекчәсе башлыгы Юлия Железкова белән берлектә юл хәрәкәте иминлеге буенча тематик чыгыш старт алды.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары интеллектуаль викторинада, фильм һәм мультфильмнар карауда актив катнашалар.