Пенсия фондында 80 яшьтән өлкән кешеләрне тәрбияләүчеләргә компенсация лу өчен мөһим шартны атадылар

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

80 яшьтән өлкән олы яшьтәге кешеләрне тәрбияләгән гражданнарның айга 1200 сум күләмендә РПФыннан компенсация алырга хокукы бар.

Әмма бер мөһим шарт бар, дип аңлаттылар РПФда. Мондый түләүне хезмәткә яраклы, әмма шул ук вакытта беркайда да эшләмәүче, пенсия һәм эшсезлек буенча пособие алмаучы кешеләр ала ала.

Туганлык мөнәсәбәтләре һәм бергә яшәү мөһим түгел. Компенсация түләве 80 яшьлек өлкән кешене тәрбияләүче пенсионерның яшәү урыны буенча барлык кирәкле документларны РПФ Идарәсенең Клиентлар хезмәтенә тапшырып, аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә. Ул пенсионерның пенсиясе белән бергә түләнә. Өлкән кеше аны тәрбияләүче гражданин белән исәп-хисапны үзе башкара.

Моннан тыш өлкән кешене тәрбияләүчегә тәрбияләү чорлары стажга кертелә, шулай ук пенсия коэффициентлары билгеләнә (һәр тулы ел өчен 1,8 коэффициент).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International