Әлфия Когогина: Нацизмны реабилитацияләгән һәм ветераннарны җәберәләгән өчен җаваплылыкны көчәйтеп, без бүген исән ветераннарны һәм халкыбыз батырлыгы турында хатирәләрне генә түгел, илебез киләчәген дә яклыйбыз

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы нацизмны реабилитацияләгән һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын ачыктан-ачык җәберләгән өчен җаваплылыкны көчәйтүче Административ хокук бозулар турында кодекска һәм Җинаять кодексына төзәтмәләрне өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде: "Дәүләт Думасының барлык фракция депутатлары әлеге инициативаны яклауда бердәм булдылар. Без биләүсәдән үк каһарманнарыбыз, ветераннарыбыз батырлыгын тирән хөрмәт итәбез һәм, минем фикеремчә, дәүләтчелегебез шушы традицияләргә таяна. Бу без бүген таянып яши һәм киләчәкне төзи торган фундамент. Нацизмны реабилитацияләгән һәм ветераннарны җәберләгән өчен җаваплылыкны көчәйтеп, без бүген исән ветераннарны һәм халкыбыз батырлыгы турында хатирәләрне генә түгел, илебез киләчәген дә яклыйбыз".

Закон проекты Бөек Ватан сугышы ветераннары турында ялган мәгълүматне белә торып ачыктан-ачык тараткан, аларның намусын һәм дәрәҗәсен түбәнсеткән өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яисә биш миллион сумга кадәр штраф салу рәвешендә җинаять җаваплылыгы кертә.

Шулай ук интернеттан файдаланып нацизмны аклаган өчен җинаять җаваплылыгы кертү тәкъдим ителә. Иректән мәхрүм ителүнең максималь срогы - 5 ел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International