Дәүләт Думасы махсус реестрда туристлык агентлыклары берләшмәсен күздә тотучы законны соңгы, өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде: «Кабул ителгән инициатива туристларга имин һәм сыйфатлы ял гарантияләү, туризм өлкәсендә хезмәтләр базарын үтәкүренмәле итүгә юнәлтелгән. Бердәм реестр нәтиҗәле дәүләт контролен һәм кулланучыларны намуссыз арадашчылардан яклауны тәэмин итә".
Закон 2022 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.