Минзәлә районында иминият пенсиясе алучылар 8 меңнән артык

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Минзәлә районында РФ Пенсия фонды линиясе буенча төрле төрдәге пенсия алучылар саны 9 меңгә якын (8966), шуларның күбесе - 8 меңнән артыгы (8218) - иминият пенсиясе алучылар.

Иминият пенсиясен билгеләүгә гаризаны электрон рәвештә бирергә була - РПФ сайтында яисә дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән - РПФның Пенсия фондында (алдан язылып) яки КФҮдә.

Картлык буенча пенсия билгеләү өчен кирәкле документлар исемлеген, аларны тутыру кагыйдәләрен һәм гариза бланкын РПФның рәсми сайтында «Гражданам» – «Будущим пенсионерам» бүлегендә алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International