Күчемсез милекне теркәүне туктатып тору - кире кагу дигән сүз түгел

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Татарстан Росреестры дәүләт теркәвен уздыруны туктатып торуның иң актуаль һәм еш очрый торган сәбәпләре буенча Инстаграмда туры эфир уздыра.

Бакча йортымы, җир кишәрлегеме яисә фатирмы - күчемсез милекне теркәү җитди һәм җаваплы эш. Кызганычка каршы, һәркем күчемсез милекне рәсмиләштерүне, алыш-бирешне теркәүне тиз генә башкарып чыга алмый.

"Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында" канун нигезендә дәүләт регистраторы исәпкә алу-теркәү гамәлләрен туктатып тору турында карар кабул итүнең 63 сәбәбе бар.

Әмма баштан ук искәртеп узабыз, туктатып тору турында карар теркәү өчен киртә булып тормый!

Бу гариза бирүченең документлар пакетында табылган кимчелекләрне бетерү, уздырылучы хокукый экспертизаның сыйфатын арттыру һәм шул рәвешле гариза бирүчеләрнең үзләрен тискәре нәтиҗәләрдән яклау өчен зарур.

Күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыруны туктатып торуның иң актуаль һәм еш очрый торган сәбәпләрен 18 мартта, 11 сәгатьтә, Инстаграмда туры эфирда тикшерәчәкбез. Аны Татарстан Росреестры  ТР Риелторлар гильдиясе белән берлектә уздыра.

Инстаграм челтәрендә @rosreestr_tatarstan яисә @​ grrt_info.

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

+8​ 843​ 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International