"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Әкият - баланың рухи тормышында мөһим элемент. Могҗиза һәм тылсым дөньясына кереп, бала күңел чоңгылына чума.

Халык, авторлар әкиятләре, балаларны геройлар белән булган гадәти булмаган вакыйгалар мохитенә кертеп,  тирән рухи идеяләрне чагылдыралар. Алар кешеләргә мәрхәмәтле мөнәсәбәт, тирән хисләр һәм омтылышларны белдерәләр.

Бүген безнең үзәктә дөнья халыклары әкиятләре буенча могҗизалы сәяхәт булды.Балалар "12 ай" мультфильмын карадылар, игелекнең яманлыкны җиңүе хакында нәтиҗә ясадылар. Презентация карагач, төрле әкият геройлары һәм тылсымлы әйберләр белән таныштылар.

Чара ахырында халык җырларын һәм биюләрен башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International