Консультациягә язылган эшмәкәрләргә сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын (битлекләр, респираторлар) куллану зарур.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе 18 мартта, 12.00 - 16.00 сәгатьләрдә, эшмәкәрләр өчен "ачык ишекләр" бердәм көне уздыра.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә консультация бирәчәк. Адресы6 Яр Чаллы, Низаметдинов ур., 14 нче йорт, 3 нче кат.
Кабул итүгә алдын язылырга кирәк, телефоны: (8552) 32-06-07.