Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне. хезмәт ветераны Шароватова Надежда Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Надежда Ивановна 1931 елның 16 мартында Татарстан АССРның Минзәлә районы Минзәлә шәһәрендә туган. 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли. Сугыштан соң намуслы хезмәт куюын дәвам итә, һәрбер коллективта аны намуслы хезмәте, ярдәмчел булганы өчен яраталар. Лаеклы ялга чыкканчы ул район Мәдәният сараенда кассир булып эшли. Надежда Ивановнаның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар. ул "1941-1945 еллардагы БВСда фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше белән ике бала үстергәннәр. Надежда Ивановнаның бер оныгы, өч оныкчыгы, оныкчыгының бер баласы бар. 

Хөрмәтле Надежда Ивановна!

Юбилеегыз уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән,

Минзәлә муниципаль

район башлыгы А.Ф. Сәлахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International