Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен билгеләп үтә.
Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне - җәмгыять тормышының барлык аспектларына кагылучы белем бирүче чара. Бу аспект бик мөһим, чөнки һәрбер кеше көн саен кулланучы ролендә була.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Минзәләдә урнашкан юридик һәм кадастр хезмәтләре күрсәтү буенча офиста консультация бирү чарасы оештырдылар.