Район хакимиятенең утырышлар залында узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев яңа вазыйфалар белән таныштырды.
Район Мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова Татарстан халыклары Ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге җитәкчесе итеп билгеләнде.
Моңа кадәр ул татар хатын-кызларының "Ак калфак" ассоциациясе вәкиллеге җитәкчесе дә иде. Хәзер бу вазыйфага гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина билгеләнде. Т
Тагын бер вазыйфага билгеләнү – район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Дина Елизарова ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Минзәлә районында иҗтимагый ярдәмчесе итеп билгеләнде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-soveshchanii-v-menzelinske-ozvuchili-novye-naznacheniya