15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.
Минзәләнең 3 нче урта мәктәбендә 6 сыйныф укучылар белән "Кулланучы һәм аның хокуклары" темасына чара узды.
Эльвира Фәттахова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре:
- Укучылар чара барышында кулланучының кем икәнен, үз хокукларын ничек якларга икәнлеген, кулланучы буларак хокуклар бозылганда нинди кануннарга таянырга кирәклеген, нинди товарларны алыштыру мөмкин булмавын һ.б.ларны белделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Чара ахырында укучылар белән "Яшь кулланучының кулланучы белемнәре" темасына анкета тутырдылар.
Кулланучының грамоталылыгын күтәрү максатыннан, барлык катнашучыларга мәгълүмати буклетлар өләшенде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proveli-urok-na-temu-potrebitel-i-ego-prava
