Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплеклсы үзәге "Ватан синнән башлана" һөнәри ориентация аша балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия буенча эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Социаль хезмәтләр алучылар милли костюмнарда" фотоконкурсының старт алуы хакында игълан итә.
Әлеге конкурс милли костюм аша үз милләте мәдәниятының күптөрлелеген чагылдыру аша Россия халыкларының милли колоритын күрсәтергә алынган. Эшләр Россия халыкларының милли охшашлыгын саклауга ярдәм итәчәк.
Конкурста катнашуга әниләр һәм балалар, шулай ук әтиҗләр, әбиләр. бабайлар һәм гаиләнең башка әгъзалары чакырыла.
- Яшь чикләүләре юк.
- Конкурсны уздыру сроклары - 15 марттан 30 мартка кадәр.
- Конкурста җиңүче жюри әгъзаларының тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
- Нәтиҗәләр 1 апрельдә чыгарылачак.
Иң яхшы эшләр билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк!