Ана капиталын - әтиләргә

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: закон нигезендә әниләр кебек үк, әтиләр дә, (гаилә) капиталына сертификат хуҗалары була алалар.

Минзәлә районында мондый үзенчәлекле 2 очрак бар - үз балаларын мөстәкыйль тәрбияләүче, бала тууга (уллыкка алуга) бәйле рәвештә ана капиталын алуга хокукы булган, беренче, икенче яисә алардан соң туган балага шулкадәр ата (уллыкка алучы) исәпләнә.

Шуңа игътибар бирүегезне сорыйбыз, ата түбәндәге шартлар үтәлгәндә сертификат алырга хокуклы:

· әгәр ул Россия Федерациясе гражданины һәм 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап уллыкка алу турында суд карары законлы көченә кергән икенче. өченче һәм алардан соң туган балаларның бердәндер уллыкка алучысы булса;

· әгәр ул Россия Федерациясе гражданины һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап уллыкка алу турында суд карары законы көченә керсә, һәм беренче баланың бердәндер уллыкка алучысы булып торса. һ.б.лар;

Ана (гаилә) капиталы күләме - 483 881 сум 83 тиен. Проактив (гаризасыз) режимда формалаштырганда, әгәр РПФның мәгълүмати ресурсларында моңа кадәр туган балалар турында мәгълүматлар булмаган очракта, ана (гаилә) капиталы күләме аныкланырга һәм барлык балаларның тууын (уллыкка алынуын) раслаучы документларны тапшырылган очракта, 639 431 сум 83 тиен күләмендә билгеләнергә мөмкин. коп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International