"Мир" картасына мәҗбүри күчү 2021 елның 1 июлендә төгәлләнә

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Пенсия фондында моның кемнәргә кагылуы турында сөйләделәр. Пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы барлык гражданнар 2021 елның 1 июленә кадәр "Мир" түләү системасы карталарына күчәргә тиеш.

Моның өчен нәрсә кирәк һәм кемнәргә карта алу зарури, бу хакта Минзәлә районында Клиентлар хезмәте Алсу Ганиева сөйләде.

Шунысын да өстәргә кирәк, баштарак пенсионерларны 2020 елның 1 июленә кадәр "Мир" картасына күчерү планлаштырылган иде, әмма коронавирус нәтиҗәсендә бу срокны тагын бер елга кичектерделәр.

Картаны кем алыштырырга тиеш?

"Мир" картасына күчү, мисал өчен, MasterCard, Visa кебек башка түләү системаларының банк карталары счетларына пенсияләр һәм социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.

Пенсияләрен чит илдә алучы, түләүләрне банк картасына түгел, ә почта элемтәсе бүлекчәләре аша яки өйгә китерелүче гражданнар өчен берни дә үзгәрми.

Картаны ничек алырга?

"Мир" картасын алу өчен теләсә кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр карта белән бергә гражданин түләүләрне ала торган хисап счеты реквизитлары да алышына икән, бу турыда Пенсия фондына хәбәр итү зарур.  Пенсия алучыларга моны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет яисә КФҮ аша башкару кулай.

Пенсия һәм социаль түләүләр ничек үсәчәк?

2021 елның 1 апреленнән Россиядә социаль түләүләр күләме 2,6% ка индексацияләнә. Социаль пенсиянең уртача күләме 9,9 мең сум, инвалид балаларга социаль пенсия күләме — 16 мең сум, балачак инвалидларына — 11,5 мең сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International