Федераль закон нигезендә эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм аңа карата уздырылган индексацияләрне исәпләмичә билгеләнгән түләүләр ала. Эштән азат ителгән очракта, пенсионер эшләгән чорда узган барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсия тулы күләмдә түләнә, дип хәбәр итә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте.
Шул ук вакытта, пенсиянең арттырылган күләме эштән азат ителгәннән соң өч ай узгач түләнә. Бу эшләүче пенсионерлар турында иминиятләүчеләрнең айлык отчетларын РПФнда эшкәртү өчен канун нигезендә беркетелгән.
Мисал өчен, әгәр дә пенсионер февральдә эштән киткән икән, март аенда иминиятләүче отчетында узган ай өчен ул эшләүче булып саналачак. Апрельдә оешма март ае өчен хисап тота, һәм РПФна эшләүчнең эштән китүе хакында мәгълүмат килә. Аннары май аенда РПФ индексацияләнгән пенсия не түләү хакында карар кабул итә, июнь аенда пенсионерга арттырылган пенсия һәм эштән киткәннән соң узган айлар - март, апрель, май өчен бер тапкыр бирелә торган түләү башкарыла.