Минзәлә районында Клиентлар хезмәте мәгълүмат бирә

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте иҗтимагый һәм башка коммерциягә бәйле булмаган оешмалар булып саналган иминиятчеләргә үз хезмәтләрен түләүсез нигездә башкаручы җитәкчеләргә (рәисләргә) һәм иҗтимагый һәм коммерциягә бәйле булмаган оешмаларга карата СЗВ-М формасы буенча иминиятләнгән затлар турында мәгълүматләр тапшыру тәртибе турында мәгълүмат бирә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының (РФ ХК) 16 статьясы нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләре хезмәт килешүе нигезендә эшләүче һәм эш бирүче арасында барлыкка килгән хезмәт мөнәсәбәтләре күздә тотыла, ә хезмәт шартнамәсе тиешенчә рәсмиләштерелмәгәндә - эшләүчене эшкә чынлыкта алу яисә эш бирүченең яисә аңа вәкаләтле булган вәкилнең йөкләмәсе буенча алыну нигезендә.

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева билгеләп үткәнчә: «Билгеле бер айда җитәкчеләргә (рәисләргә) һәм/яисә иҗтимагый һәм коммерциягә бәйле булмаган оешмаларга карата мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары исәпләнгән очракта, күрсәтелгән затлар эшләүче дип таныла, һәм, шуңа тәңгәл рәвештә, иминиятләүчеләр РПФның территориаль органнарына әлеге чор өчен СЗВ-М формасы буенча мәгълүматләр тапшырырга бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International