2021 елның 1 октябренә кадәр инвалидлык буенча пенсияләр гариза тапшырмыйча озайтыла

2021 елның 14 марты, якшәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, инвалидлыкны билгеләү яисә раслауның вакытлыча тәртибе РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2021 елның 1 октябренә кадәр озайтылды.

Исегезгә төшерәбез, гадиләштерелгән ысул моңа кадәр билгеләнгән инвалидлыкны алдагы алты айга автомат рәвештә озайтуны күздә тота.

Шулай ук ул гражданинның медик-социаль экспертиза учреждениесенә беренче тапкыр шәхсән килмичә дә инвалидлык билгеләү мөмкинлеге бирә.

Карар соңгы ел өчен тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм кешенең үз катнашыннан башка кабул ителә.

Кирәкле барлык документлар инстанцияләргә электрон ведомствоара аралашу системасы ярдәмендә керә.

Инвалидлыкны беренче тапкыр билгеләгәндә, МСЭ дан документлар алганнан соң, РПФ белгечләре гражданин белән элемтәгә керергә һәм пенсияне билгеләүгә һәм китерүгә гаризаны РПФ сайтында гаржданинның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталында бирү мөмкинлеге хакында мәгълүмат бирергә тиеш.

Әгәр гражданинның гаризаны читтән торып бирү мөмкинлеге булмаса, ул инвалидлык буенча пенсия билгеләүгә үз ризалыгын телефон аша РПФ белгечләренә бирә ала.

Шунысын да искәртәбез, инвалидлык билгеләүнең вакытлыча тәртибе имин булмаган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, 2020 елның 9 апреленнән 1 октябренә кадәр кертелгән иде, аннары - агымдагы елның 1 мартына кадәр һәм 1 октябренә кадәр ике тапкыр озайтылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International