Минзәлә районында Клиентлар хезмәте гражданнарны (аеруча өлкән яшьтәгеләрне) кырыкалдарлар хакында кисәтә. Алар үзләрен төрле затлар - социаль, почта, банк хезмәтләре, Пенсия фонды исеменнән төрле схемалар һәм сценарийлар буенча эш итәләр. Әмма аларның максатлары бер - шәхси финанс чараларын урлау.
РПФ ның кайнар элемтәләренә гражданнардан төрле ысуллар белән банк карталары номерларын. СНИЛС мәгълүматләрен, паспорт мәгълүматләрен белергә маташучы билгесез кешеләрдән хәбәрләр килүе дәвам итә.
Ышаныч тудыру өчен билгесез затлар мөмкин булган барлык ысулларны куланалар: гражданнарга исеме. атасының исеме белән мөрәҗәгать итәләр, банк карталарының беренче номерларын атыйлар, гражданнарның чынлыктагы адресларын күрсәтәләр, Пенсия фонды бинасы янында очрашу билгелиләр, һ.б.лар. Шул рәвешле аларның уяулыгын "йоклаталар" һәм алдагы гамәлләр кылуга этәрәләр.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көнгә иң киң таралган мошенниклык гамәлләре схемалары түбәндәгечә:
Телефон аша шалтырату, спам тарату, РПФның ялган сайтларында юристлар хезмәте, фатирлар буйлап йөрү һ.б.лар.
Шуларга бәйле рәвештә, Минзәлә районында Клиентлар хезмәте гражданнарны уяу һәм чит затлар аларның паспорт, СНИЛС мәгълүматләрен, банк карталары номерларын сораганда, мөмкин кадәр игътибарлы булырга чакыра.