Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 14 марты, якшәмбе

Бүген Югары Тәкермән авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Габидуллина Мәсгудә Габидулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мәсгудә Габидулла кызы 1926 нчы елның 14 мартында Татарстан АССР Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа. 8 класс белем алганнан соң, колхозда бригадир булып эшли. Сугыштан соң колхозда төрле вазыйфаларда намуслы хезмәт куя. Лаеклы ялга сыер савучы буларак китә. Мәсгудә Габидулла кызының күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 еллардагы БВС фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән бер кыз тәрбияләгәннәр, хәзер аның бер оныгы, бер оныкчыгы, оныгының бер баласы бар.

Хөрмәтле Мәсхүдә Габидулловна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. 
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек. озын гомер. күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер итүегезне телибез.

Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль
район Башлыгы А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International