Эшләмәүче, әмма өлкән яшьтәге ата-аналарын тәрбияләүче гражданнарга пенсия вакытыннан алда түләнергә тиешме?

2021 елның 13 марты, шимбә

РПФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.

- 2021 елда пенсия яше хатын-кызларга да, ир-атларга да 3 елга арттырыла, шуңа тәңгәл рәвештә, сезгә пенсия 2024 елның февралендә билгеләнергә мөмкин.

Пенсияне вакытыннан алда рәсмиләштерү өчен берничә шарт булу зарур. Әгәр дә сезнең 37 ел эш стажыгыз бар икән, пенсиягә ике елга иртәрәк чыга аласыз.

Әгәр сезнең өч яисә дүрт балагыз бар икән, пенсиягә чыгу срогы шулай ук кыскара. 80 яшьлекләрне, I төркем инвалидларны тәрбияләгән чорлар өчен коэффициентлар исәпләнә, соңыннан алар сезгә пенсия санаганда исәпләнәчәк.

80 яше тулган өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән чор иминият стажына исәпләнә, аның өчен коэффициентлар исәпләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International